Ни хәл итим — җан ялангач…

Ни хәл итим — җан ялангач,
Шушы дөнья остаханәм
Түбәсе юк…
(Ләис Зөлкарнәй!)

Кышның язы җирдә.
Салкын яңгыр тагын…
Түбәсез остаханәм бар.
Һәм… ялангач җаным!..

Яңгыр-кояш, җил һәм давыл
Яши монда шулай.
Күңел керфегендә бер чык —
Үпкәләгән бугай…

…Үпкә. Үпкә. Үпкә үтә.
Җанда кала… Төптә.
Шигыремне җырлаучылар
Исәнләшми үтә…

Үтә… Үтсен! Җан елмая
Үз бәясен белеп!
Дөнья миңа дошман түгел!
… Дус та түгел кебек…

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт